Туган көнегез белән котлыйбыз

 




Хөрмәтле Альбир хәзрәт Крганов!

Сезне Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте хезмәткәрләре,шәхсән аның рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов, “Гөлстан” мәдрәсәсе хезмәткәрләре исеменнән туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз!

Сез үзегезгә игелекле һәм җаваплы рухи өлкәдә хезмәт итү юлын сайлагансыз, һәм бүген Россия һәм Чувашстан мөселман өммәтен берләштерү, аны белем-мәгърифәтле итү, җәмгыятебездә югары әхлак кануннарын тагын да ныгыту өчен бәрәкәтле көч куясыз. Әлеге күпкырлы, гаять әһәмиятле эшчәнлегегездә, республика һәм халык мәнфәгатьләрендә күркәм башлангычларыгызда уңышлар, тугры фикердәшләрегез һәрчак яныгызда булуын телибез. Тормышыбызга ямь өстәп,саулыклы озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен Ходай! Гаиләгезгә терәк булып, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез!

10.10.2020 нчы ел.